Балалар- яшәү мәгънәсе,
Алар бит - безнең дәвам.
Аларга карап юанам,
Аларда –йөрәк дәвам.
Балалар- тормыш көзгесе,
Чагыла барча дөньям.
Алар өчен шатланамын,
Түгелә күңел дәрьям.
Балалар- җаныма шифа,
Төзәлә булса ярам.
Яшәр өчен көч-дәрт алам,
Алар дип,- юллар ярам.
Балалар- бәхет ачкычы,
Капкасын эзләп барам.
Кимсетмәс язмыш җилләре-
Тәүфыйкълы бул син, балам.
Балалар- гомер баскычы,
Үренә менеп барам.
Талчыгып, арып калмаска,
Таяныч бул син, балам.
Балалар- өмет чаткысы-
Яшьлегем кабатланыр...
Яшьлегемә алып кайтыр,
Балалар- канатларым!
(Авторы:әнием-Мурзина Силүзә Нәҗип кызы)