Безнең гаилә турында
Без Татарстан Республикасы Мөслим районы Әмәкәй авылында алты кешедән торган бик тату һәм матур гаиләдә гомер кичерәбез. Әти-әнием тырышлыгы белән без матур итеп,зур йорт салып кердек. Әтием- Мурзин Әбүләес - киң күңелле, туган җанлы, сабыр холыклы. Ул безне - балаларын бик ярата. Бүгенге көндә әтием юл төзелеше тармагында тырыш хезмәт куя. Әтием алтын куллы: эретеп ябыштыручы да, ташчы да, кирәк булса, балта остасы да ул. Әнием - Мурзина Силүзә - Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Абыем - Алмаз- Казан Дәүләт архитектура төзелеш университетының 3 нче курсында белем ала. Мин - Илүзә - 9 нчы сыйныфта укыйм. Наилә - 4нче, Диләрә 1 нче сыйныфта укыйлар.
|