Пятница, 03.05.2024, 09:09
Исәнмесез Гость | RSS

Балалар - тормыш көзгесе.

Мини-чат
Безнең сорау
Оцените мой сайт
Җаваплар: 5
Статистика

Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Шигъри сәхифә

Минем иҗатым

 Районда оештырылган һәм эшләүче шигырь иҗат итүче балаларның шагыйрь Зөлфәт исемендәге иҗат клубы эшчәнлегендә үзем язган шигырьләрем белән катнаштым. 2010-2011 нче уку елы.


Габдулла Тукайның 127 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының 3 нче республика иҗат бәйгесендә үз шигырьләрем белән катнаштым һәм Диплом белән бүләкләндем. 2012-2013 нче уку елы


   Тукайга

Апрельнең ал таңында,

Кушлавыч авылында,

Дөньяга килә татарның

Даһие булыр бала.

Яшьли түзәргә язган

Ятимлек ачысына.

Гомере буе үксез күңеле

Якыннарын юксынган.

Язмыш җиле көткән аны

Саснада,  Өчиледә.

Балачагы үткән аның

Кайгы- хәсрәт эчендә.

Асрамага кем соң алыр?

Юк бит газиз анасы...

Кечкенә Апуш йөргән юл-

 Кырлай Җаек арасы.

Кулдан кулга күчә-күчә

Күп газаплар кичергән?!

Кыска булса да, гомерен

Үлемсез данга күмгән.

Үткен сүзе, көчле рухы-

Халкына хезмәт иткән.

Туган телгә мәхәббәте,

Гасырлар чиген үткән.


 

Әни бит ул....

Әни бит ул- иң кадерле кеше,

Аның белән тормыш ямьлерәк.

Әни белән бергә булганда ,

Табындагы аш та тәмлерәк.

Әни бит ул- терәк һәркемгә дә,

Саклар өчен хата, ялгыштан,

Сынмас өчен  сабыр канатлары

Сынаганда безне язмышлар.

Әни бит ул- ышанычлы сердәш ,

Түкми-чәчми саклый серемне.

Бер киңәшкә мохтаҗ чакларымда

Җылыта ул минем күңелемне.

Әни бит ул - зур йөрәкле кеше,

Кичерә ала бала хакына.

Хәтере калып,  яше тыгылса да,

Йота ала эченә сак кына.

Әни бит ул- иң кирәкле кеше

Алыр өчен көч һәм түземлек.

Кирәк чакта каушап калмас өчен,

Әйтә алыр өчен сүземне.

Гомер юлларымда озата барсын

Мәрхәмәтле керсез күңелең.

Озын гомер, сәламәтлек телим

Һәрчак сиңа, газиз әнием.


        Яраткан укытучым

 Сез дөньяда - иң белемле кеше,

Сезнең  дәрес - тормыш ачкычы.

Иксез-чиксез фәннәр дөньясында

Маяк бит Сез, әйдәп баручы.   

Безнең өчен Сез -  иң таләпчән кеше,

Таләпчәнлек – тәртип юлдашы.

Тәртип булган җирдә тормыш матур,

ур уңышка ачыла юл башы.

Сез  дөньяда - иң ягымлы кеше,

Йомшак сүзле, изге күңелле.

Белем орлыкларын җайлап кына,

Өләшүче ул -  Сез түгелме!?

Кайгыртучан да Сез, ә без һаман,

Мәшәкатьләр табып торабыз.

Мәктәптә Сез -  икенче әни безгә,

Әни булгач, тыныч дөньябыз.

Белемле дә, кайгыртучан да Сез,

Таләпчән дә, һәрчак ягымлы.

Күңел күгемдә Сез ,Укытучым,

Йөрәгемә иң-иң якыным.   


     Туган авылым

Туган авылым урнашкан

Зәңгәр елга ярына.

Илемнең киң басулары

Җәелгән өч ягына.

Тау астыннан агып чыга

Саф сулы салкын чишмә.

Һәр ел вакытлары уза

Көз, җәй, яз һәм ак кыш та.

Авылымның уртасында

Бар зур тупыл бакчасы.

Язын килгән каргаларның

Шунда яши барчасы.

Сайрый кунып сандугачлар

Калмыя талларына.

Пешә кып- кызыл җиләкләр

Телле тау  яланында.

Чаңгы- чанада шуабыз

Тау-тау карлар өелгәч.

Елгада су коенабыз

Калын бозлар эрегәч.

Кырда тракторлар гөрли

Яз һәм көз вакытында
Балачагым гөрләп уза

Әмәкәй авылында.                                 



       Иң шәп класс

Безнең класс-шәп класс,-дип

Мактанырга уйладым.

Шигырь яздым, классыбызны

Мактап һич тә туймадым.

Иң шәп класс- безнең класс,

Анысы, чынлап, бәхәссез.

Барыбыз тату, тырыш, уңган,

Һәрбер эшкә сәләт без.

Ике  егет, ун кыз бездә-

Яхшы укырга тырышабыз.

Кичәләр, бәйрәмнәр булса,

Иң актив катнашабыз.

Дәрестән тыш вакытларда

Җыйнаулашып барчабыз,

Җыр- биюләр, уен- көлке,

Ярышлар  яратабыз.

Мәктәп коридоры буйлап

Чыр-чу килеп, шатланып,

Без киләбез - булмый диләр,

Игътибар итми калып.

"Шатлык” бию ансамблен

Районда һәркем белә.

Казанга хәтле бардык без,

Матур биюләр белән.

Кая барсак та бергә без

Шефлыкта, сәяхәттә.

Тик торырга яратмыйбыз,

Без һәрчак хәрәкәттә.

Шаян, тере, җаваплы да,

Кирәк чакта җитди без.

Безнең кебек рәхәт класс

Тирә-якта юк,- дибез.


Керү формасы
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Язмалар архивы
СТУ
  • Сеть творческих учителей

  • Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz