Пятница, 03.05.2024, 15:07
Исәнмесез Гость | RSS

Балалар - тормыш көзгесе.

Мини-чат
Безнең сорау
Оцените мой сайт
Җаваплар: 5
Статистика

Барысы онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Шигъри сәхифә

Абыем иҗаты

Әмәкәй урта мәктәбе чыгарган шигырь язучы балалар иҗатына багышланган "Энҗе бөртекләре" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгыннан.

Мурзин Алмаз

Әмәкәй урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы. 2007-2008 нче уку елы

Конкурсларда даими катнашып,призлы урыннар яулый,язмалары "Көмеш кыңгырау”,”Авыл утлары”газеталарында,”Мәйдан” журналында,”Өмет чаткылары”китабында басылды.


          Туган якта

Туган җирем –тал-тирәкле

Калмыя буйларында.

Мин туганмын ямьле җәйдә

Әмәкәй авылында.

Туган ягым бигрәк матур.

Шаулый куе камышлар.

Икмәк үсә басуларда,

Һәр башагы- карышлап.

Туган җирнең һәр почмагы

Матур, гөлле, чәчәкле.

Шуңа күрә Әмәкәйдә

Рәхәт бит яшәүләре.

Барлык кешеләр ярата

Үзенең туган ягын.

Туган туфрак, туган йортын,

Кадерле бала чагын.


 

Күңеле ак әнкәйләр.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Кеше дөньяда әнкәй.

Күңеле ак әнкәйләрнең

Шомырт чәчәкләредәй.

Әни кеше һәрвакытта

Бәхет тели балага.

Гомер буе балалар да

Игелек кылсын аңа.

Җирдәге һәрбер әнинең

Теләге чынга ашсын.

Ә балалар әниләрен

Кадерләсен, яратсын.


 

Гаиләм җылысында

Безнең гаилә зур түгел:

Әти,әни ,сеңлем,мин.

Һәрчак шулай дүртәүләшеп,

Яшәсәк иде имин.

Яңа йорт салды әтием,

Тырышып,зур көч куеп,

Әти-әни үрнәк безгә-

Үсәбез эшчән булып.

Әтиемне "уңган "-диләр,

Авылда һәрбер кеше.

Нинди эшкә тотынса да,

Көлеп тора һәр эше.

Киңәшеп,серләшеп яшәү

Гаиләм җылысында

Күңелләрне дәртләндерә

Эшләрнең олысына.

Сеңлем белән мин-икебез

Белем алабыз мәктәптә.

Чын кеше булып үсәргә

Телибез киләчәктә.

Мин үземнең гаиләмне

Бик яратам ,кадерлим.

Бәхет,шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын дип телим.


Мөҗәһит абый.

Шагыйрь белән очраштык без,

Булды шундый зур бәйрәм.

Мәктәпкә шагыйрь килде дә,

Калдырды безне хәйран.

Шагыйрь абый искиткеч-

Уйный барлык коралда.

Гармун, тальян, кубызда,

Сорнайда һәм курайда.

Җитмеш төрле генә түгел,

Ахры ,аның һөнәре.

Гел эшләп кенә үтәме

Көннәре һәм төннәре!?

Очрашуда ышандык без,

Инандык тагын шуңа:

Тырышлык булса кешедә,

Һәр эшне җиңеп була.


     Туган авылым

Туган авыл һәркемгә дә

Бик кадерле,бик якын.

Туган авыл кебек газиз

Берәр җир бармы тагын?

Туган авылым Әмәкәйдә

Җәйләр ямьле,көзе мул.

Кышлары салкын булса да,

Язлары ягымлы шул.

 

       Светофор

Төрле төсле күзләре

Бер сүнә дә бер яна.

Юлда иминлек саклый

Бу тылсымлы багана.

Дөрес бүлә вакытны,

Бервакыт та алдашмый.

Ул кушканны тыңласа,

Һичкем юлда ялгышмый.

Күрсәткеч таяк болгый

Милиционер абый.

Ул исә тәртипсезгә

Күз кысып кына карый.

Юлларда булсын тыныч,

Алмасыннар җәрәхәт.

02 хәбәр итмәсен:

"Юлда фәлән һәлакәт”.

Хәвеф-хәтәр,үлемнәрсез

Яшәүләр җирдә рәхәт!

Аек булсын шоферлар,

Хәрәкәттә-бәрәкәт.


 

Аларга лаек булырмын

Җиде буын нәселеңне

Белү кирәк һәркемгә.

Бабаңнар эшен искә алып,

Аяк бас син һәр көнгә.

Нәселеңнең тамырларын

Каян килгәнен аңла.

Лаеклы эшләр бизәсен

Килер көнеңне алда.

Тамырлары көчле булса,

Агач та шаулап үсә.

Нәсел-нәсәбең сау булса,

Гомерләр матур үтә.

Шундый уйлар белән озак

Уйланып йөрдем,эзләп.

Әткәм-әнкәм нәсел җебен

Югалтмаска иде исәп.

Алтынчы буын бабамның

Исеме булган Кәрам.

Табанына тоз сибеп

Үтергәннәр җәзалап.

Морзагали исемлесе

Бишенче буын бабам.

Тирә-якта данлыклы

Бик яхшы атлар тоткан.

Атлары белән почта йөрткән

Колхозлашкан чорларда.

Тәвәккәллек,эшмәкәрлек

Бар ,димәк,”тамырларда”.

Дүртенче буын бабам

Әхмәтфәтих атлы булган.

Самосбросканы "җигеп” ул

Кырда урак урдырган.

Һәрбер эшкә оста булган,

Көлтәсен дә ташыган.

Атаклы гармунчы булган,

Тәмәке дә тартмаган.

Хәнифә әбием белән

Өч кыз,бер ул үстергән.

Балта остасы булган ул,

Матур өйләр җиткергән.

Ул бер малай-Әбүзәр атлы

Өченче буын бабам.

Киң күңелле,туган җанлы

Булганын әйтә алам.

Алдынгы тракторчы булып,

Озак еллар эшләгән.

Хезмәтен зурлап,бүләкләп,

Телевизор биргәннәр.

Телевизорның ул чак

Чыккан гына вакыты.

Карарга дип,авыл халкы

Җыелган яше-карты.

Горурланып сөйли әти

Якын бабам хакында.

Үзен күреп белмәсәм дә

Рухын сизәм канымда.

 Минем әти кебек эшчән

Кеше юктыр авылда.

Шуңа күрә яратабыз

Әни,мин һәм сеңлем дә.

Әтиемне уңган,булган,

Тырыш диләр һәр кеше.

Нинди эшкә тотынса да,

Көлеп тора һәр эше.

Җиденче бабам кем булган,

Аннан соңгыларының

Исемнәрен,шөгыльләрен

Ышанам-эзләп табармын!                                        

 

       Туган тел

Бу дөньяда һәр кешенең

Була үз туган теле.

Туган телдә генә йөрәк

Саклый иң якын серне.

Сөенеч тә,көенеч тә

Туган телдә әйтелә.

Җанга ятышлы була сүз

Туган телдә әйтелсә.

Мәктәпләрдә туган телдә

Белем ала һәр бала.

Онытмаса туган телне

Онытылмас Ватан-ана.


 


Керү формасы
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Язмалар архивы
СТУ
  • Сеть творческих учителей

  • Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz