Кереш сүз
Балалар- канатларым.
Балалар- яшәү мәгънәсе, Алар бит - безнең дәвам. Аларга карап юанам, Аларда –йөрәк дәвам. Балалар- тормыш көзгесе, Чагыла барча дөньям. Алар өчен шатланамын, Түгелә күңел дәрьям. Балалар- җаныма шифа, Төзәлә булса ярам. Яшәр өчен көч-дәрт алам, Алар дип,- юллар ярам.
Балалар- бәхет ачкычы, Капкасын эзләп барам. Кимсетмәс язмыш җилләре-
Тәүфыйкълы бул син, балам. Балалар- гомер баскычы, Үренә менеп барам. Талчыгып, арып калмаска, Таяныч бул син, балам. Балалар- өмет чаткысы- Яшьлегем кабатланыр... Яшьлегемә алып кайтыр, Балалар- канатларым! (Авторы:әнием-Мурзина Силүзә Нәҗип кызы)
|